Бөтен Ислам китапханәсе

70 - The Ascending Stairways - Al-Ma`ārij

:1

Бер сораучы кәфер сорады киләчәк ґәзабны вә әйтте: "Әгәр ул Мухәммәд хәбәр биргән ґәзаб хак булса, ий Аллаһ безгә күктән таш яудыр" – дип.

:2

Ул ґәзаб кәферләргә киләчәкдер, ул ґәзабны кире җибәрүче юк,

:3

дәрәҗәләр иясе булган Аллаһудан.

:4

Фәрештәләр вә Җәбраил фәрештә Аллаһ билгеләгән югары урынга ашырлар, озынлыгы илле мең еллык көндә.

:5

Кәферләрнең сине инкяр итүләренә күркәм чыдау белән чыда!

:6

Ул кәферләр кыямәтне ерак, яки булмас, дип уйлыйлар.

:7

Әмма Без ул кыямәтнең вакыйгъ булуын бик якын күрәбез.

:8

Ул көндә күк эрегән бакыр кеби булыр.

:9

Вә таулар буялган йон кеби төрле төстә булырлар.

:10

Ул көндә дус дустыны сорамас.

:11

Ул дусларны бер-берсенә күрсәтерләр, шулай да сорашмаслар. Гөнаһлы кеше балаларын биреп, ґәзабтан котылуны теләр ул көндә.

:12

вә хатынын һәм кардәшләрен биреп,

:13

вә аны эченә алган кабиләсене биреп,

:14

вә җирдә булган барча мәхлукатне биреп, соңра шуларның барчасын ґәзабта калдырып, үзен коткаруны теләр.

:15

Кайда инде – аңа котылу була торган эш түгел, тәхкыйк ул ут ялкынланды.

:16

Бик катылык белән баш тиресен вә башка әгъзаларын кубарыр.

:17

Ул ут чакырыр вә үзенә тартыр хактан артка киткән вә Аллаһуга итагать итүдән баш тарткан кешене.

:18

Һәм малны җыеп та фәкыйрьләргә, Аллаһ юлына бирмәгән саран кешене.

:19

Тәхкыйк кеше саран, комсыз булып халык кылынды.

:20

Әгәр аңа бер зарар ирешсә, аның өчен бик кайгыручы вә тавыш күтәрүчедер.

:21

Әгәр аңа байлык ирешсә – саранлана, малының тиешле өлешен бирми.

:22

Мәгәр намаз укучылар гына алар кеби түгелләр.

:23

Алар бер намазларын да калдырмыйча даим укыйлар.

:24

Вә аларның малларында бер билгеле булган өлеш бардыр.

:25

Сораучы мохтаҗлар өчен вә сорамаучы мохтаҗлар өчен, ягъни аларга малларыннан тиешле өлешне бирерләр.

:26

Дәхи алар кыямәт көненең булачагын тәсдыйк кылучылардыр.

:27

Дәхи алар Раббыларының ґәзабыннан куркучылардыр.

:28

Тәхкыйк Раббыларының ґәзабыннан курыкмыйча имин тору һич ярамыйдыр.

:29

Дәхи алар гаурәтләрен зинадан саклаучылардыр.

:30

Мәгәр үзләренең хатыннарына һәм кәнизәкләренә якынлык кылырлар, әлбәттә, алар моның өчен шелтәләнмәсләр.

:31

Берәү бу күрсәтелгәннән читкә китсә, ягъни зина кылса, андый кешеләр Аллаһуның чигеннән үткән кешеләрдер.

:32

Дәхи алар алган әманәтләренә вә биргән вәгъдәләренә ригая кылучылардыр, ягъни хыянәт итмәсләр.

:33

Дәхи алар мөселманнар арасында бер эштә шаһит булсалар шәһитлек эшендә таза торырлар.

:34

Дәхи алар намазларын саклап үз вакытында укучылар.

:35

Менә бу кешеләр җәннәтләрдә хөрмәтләнүчеләр.

:36

Имансыз динсезләргә ни булган – төркем-төркем булып,

:37

уңнан да, сулдан да синең хозурыңа ашыгып киләләр.

:38

Әллә ул имансызлардан һәрберсе Нәгыйм җәннәтенә кертелүне өмет итәме?

:39

Тәхкыйк Без кешеләрне халык кылдык үзләре белгән нәрсәдән. Ягъни беренче Адәм балчыктан, калган кешеләр бер тамчы судан.

:40

Мәшрыйклар вә мәгърибләр Раббысы белән ант итәмен, тәхкыйк Без кадирбыз.

:41

Бу имансыз, динсез кешеләрне яхшырак кешеләргә алыштырырга, ягъни аларны һәммәсен һәлак итеп, алар урынына итагать итүче яхшы кешеләрне халык кылырга, Без эшебездә артка калучы түгелбез, һичбер эштә Бездән алга чыгучы булмас.

:42

Син аларны ихтыярларына куй, батыл гамәлләренә чумсыннар вә һич файдасыз нәрсәләр белән уйнасыннар, хәтта вәгъдә ителгән көннәренә чаклы.

:43

Кыямәт көнендә каберләреннән ашыгып чыгарлар, гүя үзләренең бер сөекле нәселләренә текәлгән кеби чакыручы фәрештә тарафына ашыгып барырлар.

:44

Куркудан күзләре түбән төшкән хәлдә аларны хурлык каплаган булыр, бу көн аларга вәгъдә ителгән көндер.