Бөтен Ислам китапханәсе

69 - The Reality - Al-Ĥāqqah

:1

Барча серне ача торган хак булган кыямәт көне.

:2

Нинди олугъ куркынычлы көндер ул кыямәт.

:3

Кыямәтнең куркынычлы көн икәнлеген вә аның хакыйкатен сиңа нәрсә белдерде? Ягъни Аллаһ белдермәсе, үзлегеңнән һич белә алмассың.

:4

Сәмуд вә Гад кавемнәре кыямәтне ялганга тоттылар.

:5

Әмма Сәмуд кавеме шиксез каты тавыш белән һәлак ителделәр.

:6

Әмма Гад кавеме каты тавышлы үткен җил белән һәлак ителделәр.

:7

Ул җилне аларга җиде төн вә сигез көн тоташтан ирекле кылды, ул җилдә кешеләрне буылып һәлак булган кеби күрер идең, гүя алар эче куыш хөрмә агачының төбе кеби булып калганнар.

:8

Алардан калган берәр кешене күрерсеңме? Юк, әлбәттә, алардан һичкем калмаган.

:9

Фиргаун вә аннан элек булган кешеләр һәм Лут пәйгамбәрнең кавеме гөнаһлы эшләрне вә хаталарны күп кылдылар.

:10

Алар Раббыларының пәйгамбәренә гасый гөнаһлы булдылар, аларны Аллаһуның ґәзабы тотты, ычкындырмый торган тоту белән.

:11

Тәхкыйк Без Нух пәйгамбәр вакытында туфан суы чыккан чакта сезнең аталарыгызны йөкләдек су өстендә йөрүче көймәгә.

:12

Ул вакыйганы гыйбрәт сезгә ядкәр кылдык, вә ул вакыйганы ишетүче колаклар ишетеп саклансыннар өчен гыйбрәт кылдык.

:13

Мәхлукатне кубару өчен сурга бер мәртәбә өрелсә

:14

җир урыныннан күтәрелсә вә таулар күтәрелеп бер-берсенә бер мәртәбә сугылып тузылып китсәләр -

:15

шул көндә кыямәт вакыйгъ буладыр.

:16

Ул көндә күк ярылыр вә ул көчсез зәгыйфь булыр.

:17

Вә ул көндә фәрештәләр җирнең тирәсендә булырлар, вә ул көндә җир тирәсендәге фәрештәләр өстендә Раббыңның ґәршене сигез фәрештә күтәрер.

:18

Ул көндә фаш ителерсез сездән һич нәрсә яшерен калмас ягыш һәммә эшегез күрсәтелер.

:19

Әммә гамәл дәфтәре уң кулына бирелгән кеше: "ий җәмәгать килегез минем гамәл дәфтәремне укыгыз,

:20

мин әлбәттә дөньяда белдем бүген хисабка юлкачагымны" – дияр.

:21

Ул кеше риза булырлык яхшы тереклектә.

:22

Бөек дәрәҗәле җәннәттә.

:23

Ул җәннәтләрнең җимешләре утырган вә яткан кешеләргә якындыр.

:24

Ашагыз вә эчегез тәмләп ләззәт белән, дөньяда буш вакытларыгызны изге гамәлләр илә уздырганыгыз өчен!

:25

Әмма гамәл дәфтәре сул кулына бирелгән кеше, әйтер: "Ий кәшки миңа гамәл дәфтәрем бирелмәгән булсачы!

:26

Хисабымны нинди икәнен белмәгән булсамчы!

:27

Ий үкенеч, мине үтергән үлем эшемне бетереп яңадан мине тергезмәгән булсачы!

:28

Хәзер инде миңа малым һич файда бирмәде.

:29

Инде миннән үземнең бәйсезлегем вә кечем һәлак булды!

:30

Аллаһ ґәзаб фәрештәләренә әйтер: "Алыгыз ул кешене, богаулагыз аны!

:31

Соңра җәһәннәм утында яндырыгыз аны!

:32

Соңра аны җитмеш аршын озынлыктагы чылбыр белән урагыз!

:33

Чөнки ул әлбәттә олугъ булган Аллаһуга ышанмый иде.

:34

Дәхи ул үзен вә әһлен мескенне ашатырга кызыктырмый иде.

:35

Бу көндә бу урында аңа ярдәм бирәчәк дус юк.

:36

Дәхи аңа ризык юкдыр мәгәр җәһәннәм әһленең тәннәреннән аккан эреннәрдән генә бар.

:37

Ул эренне башкалар ашамас мәгәр хата иманлы вә хата динле һәм башка яхшылыкларда хаталанучылар ашарлар.

:38

Сезнең күргән нәрсәләрегез белән дә ант итәргә хаҗәт юк.

:39

Дәхи сезнең күрмәгән нәрсәләрегез белән дә ант итәргә хаҗәт юк.

:40

Тәхкыйк ошбу Коръән хөрмәтле Җәбраил фәрештәнең китергән сүзедер.

:41

Вә ул шагыйрь сүзе дә түгел, Коръән Аллаһудан иңгән булса да бик аз ышанасыз.

:42

Вә ул Коръән күрәзәче-багучы сүзе дә түгел, шулай булса да бик аз вәгазьләнәсез!

:43

Барча галәмне тәрбия итүче Аллаһудан иңдерелгәндер.

:44

Әгәр ул Мухәммәд г-м Без әйтмәгән бәгъзе сүзне Аллаһудан дип ялганлап сөйләсә иде.

:45

Әлбәттә Без аны каты тоту илә тотар идек.

:46

Соңра аның йөрәк тамырларын кисеп алыр идек.

:47

Сезләрдән һичкем аны ґәзаб кылудан Мине туктата алмас иде.

:48

Вә шиксез Ул Коръән Аллаһудан куркып, гөнаһтан сакланучы тәкъва мөэминнәр өчен вәгазь, нәсыйхәт.

:49

Тәхкыйк Без беләбез әлбәттә Сезләрдән ялганчылар бардыр.

:50

Тәхкыйк ул Коръән аның белән гамәл кылмаучы кәферләр вә аның илә гамәл кылмаучы бидеґәтче мөселманнарга да хәсрәтдер.

:51

Вә ул Коръән хаклыгы бик якын булган хакдыр.

:52

Олугъ булган Раббыңны мактап Ул һәр кимчелектән пакь дип тәсбих әйт, һәм Аңа гыйбадәт кыл!