Бөтен Ислам китапханәсе

91 - The Sun - Ash-Shams

:1

Кояш белән вә аның нуры белән ант итәм.

:2

Вә ай белән, әгәр ул кояшка иярсә.

:3

Вә көндез белән, әгәр ул караңгылыкны капласа.

:4

Вә төн белән, әгәр яктылыкны капласа.

:5

Вә күк һәм аны бина итүче Аллаһ белән ант итәм.

:6

Вә җир һәм аны түшәүче Аллаһ белән ант итәм.

:7

Вә нәфес белән һәм нәфесне үз файдасына яраклы иткән Аллаһ белән ант итәм.

:8

Өйрәтте Аллаһ ул нәфескә явызлыкны һәм өйрәтте тәкъвалекне, яхшылыкны.

:9

Тәхкыйк коткарды нәфесен гөнаһтан, аны пакьлаган кеше.

:10

Тәхкыйк Аллаһуның нигъмәтләреннән мәхрүм булды, җаһиллек белән нәфесен гөнаһка чумырган кеше.

:11

Сәмуд кавеме пәйгамбәрләрне ялганга тотты, нәфесләренең чиктән чыгуы сәбәпле.

:12

Дөяне үтерергә ашыктылар Сәмуд кавеменең явызлары.

:13

Аларга Аллаһуның расүле Салих г-м: "Аллаһ дөясенә зарар тидерүдән һәм дөянең өлеше булган суны алудан сакланыгыз", – диде.

:14

Алар исә Салихны ялганга тоттылар һәм дөяне бугазладылар, Раббылары аларны ґәзаб белән каплады, үзләренең гөнаһлары сәбәпле аларга ґәзабны һәммәсенә тигез бирде.

:15

Аллаһ аларны ґәзаб кылганы өчен ахырда һичкемнән курыкмый.