Бөтен Ислам китапханәсе

88 - The Overwhelming - Al-Ghāshiyah

:1

Тәхкыйк сиңа катылыгы белән һәрнәрсәне каплаган, кыямәт көненең хәбәре килде.

:2

Ул көндә йөзләр түбән вә хурдыр.

:3

Алар бик тә михнәтләнеп эшләүчеләрдер.

:4

Кайнар утка кереп ґәзабланырлар.

:5

Ниһаять кайнар чишмәдән сугарылырлар.

:6

Аларга азык юк, мәгәр тигәнәккә охшаган озын вә чәнечкеле үлән генә булыр.

:7

Ул үлән симертмәс һәм ачлыкны да китәрмәс.

:8

Ул көндә кешеләр нигъмәтләнделәр, шатландылар.

:9

Үзенең дөньяда кылган эшләренә разыйдыр.

:10

Дәрәҗәсе бөек җәннәттә.

:11

Анда буш һәм яман сүзне һич ишетмәсләр.

:12

Ул җәннәтләрдә ага торган татлы чишмәләр бардыр.

:13

Анда бик яхшы күтәренке урындыклар, диваннар бардыр.

:14

Вә анда алларына кәсәләр куелгандыр.

:15

Вә тезеп куйган күпертелгән ястыклар бардыр.

:16

Вә җәелгән паласлар бардыр.

:17

Әйә, кешеләр дөяләргә карамыйлармы, ничек халык кылынганнар-яратылганнар?

:18

Вә күккә карамыйлармы – ничек күтәрелгән?

:19

Вә тауларга карамыйлармы – ничек беркетелгән ул таулар?

:20

Вә җиргә карамыйлармы – ничек палас кеби түшәлгән?

:21

Кешеләрне Коръән белән вәгазь кыл, гафләттән уят, әлбәттә, син фәкать Аллаһ хөкемнәрен сөйләп ирештерүче генәсең.

:22

Син аларга ирекле түгелсең һәм аларның теләкләренә дә хуҗа түгелсең.

:23

Мәгәр берәү синнән артка борылса һәм Коръәнне инкяр кылса.

:24

Ул кешене Аллаһ олугъ ґәзаб белән ґәзаб кылыр.

:25

Тәхкыйк Безнең хозурыбызгадыр аларның кайтмаклары.

:26

Соңра аларның кылган эшләренең хисабы, әлбәттә, Безгә тиешледер.