Бөтен Ислам китапханәсе

84 - The Sundering - Al-'Inshiqāq

:1

Әгәр күк ярылса.

:2

Вә әгәр ул җиргә Раббысының сүзе ишеттерелсә һәм итагать иттерелсә ул күккә – Аллаһ хөкеменә итагать итү тиешле ителде.

:3

Вә әгәр җир сузылып тигезләнсә.

:4

Вә җир эчендәге барча нәрсәне чыгарып бушанса.

:5

Әгәр Раббысының сүзен җиргә ишеттерелсә – Аллаһ хөкеменә итагать итү аңа тиешле ителде.

:6

Ий адәм баласы, тәхкыйк син Раббыңа юлыгу өчен гамәлеңдә, ягъни күбрәк гөнаһ эшләрдә тырышу илә тырышасың, ягъни синең кылган һәр эшең Аллаһуга күрсәтер өчендер, кыямәт көнендә гамәлләреңә очырарсың.

:7

Әмма гамәл дәфтәре уң тарафтан бирелгән кеше.

:8

Тиздән ул кеше җиңел хисаб белән хисаб ителер.

:9

Ул җәннәттәге әһеленә шатланып барыр.

:10

Вә әмма гамәл дәфтәре арка тарафыннан бирелгән кеше,

:11

тиздән үзенә һәлакәтлекне чакырыр.

:12

Вә сәкар тәмугына кереп ґәзаб кылыныр.

:13

Тәхкыйк ул кеше дөньяда вакытта әһле арасында Аллаһудан курыкмау сәбәпле шат иде.

:14

Тәхкыйк ул үлгәч терелмәм вә кабердән чыкмам, дип уйлады.

:15

Ләкин эш ул уйлаганча түгел, әлбәттә, терелеп Аллаһ хөкеменә кайтыр, шиксез аның Раббысы аны һәмишә күрүче булды.

:16

Күктәге шәфәкъ белән ант итәмен.

:17

Дәхи, төн белән вә төнлә эшләнә торган эшләр белән.

:18

Дәхи тулып түгәрәкләнүче ай белән.

:19

Әлбәттә, бу хәлдән икенче хәлгә күчәрсез! Ягъни үләрсез, аннары терелерсез, аннары хөкем ителеп тиешле җәзаны алырсыз.

:20

Ни булды аларга иман китермиләр.

:21

Әгәр аларга Коръән укылса, Аллаһудан куркып сәҗдә кылмаслар, Аллаһ әмерләрен ишеткәннән соң аны үтәмәсләр.

:22

Бәлки имансыз кешеләр Коръәнне ялганга тоталар.

:23

Аллаһ аларның күңелләрендә сакланган нәрсәне белүчедер.

:24

Аларга сөенеч бир бик каты рәнҗеткүче ґәзаб белән.

:25

Мәгәр иман китереп изге гамәлләр кылган кешеләргә мәңге бетмәс-төкәнмәс нигъмәтләрдер.