Бөтен Ислам китапханәсе

82 - The Cleaving - Al-'Infiţār

:1

Кайчан күк ярылса.

:2

Вә йолдызлар чәчелсә.

:3

Вә дәрьяләр агып бергә кушылсалар.

:4

Вә каберләр актарылып үлекләр терелеп чыксалар.

:5

Шул вакытта һәркем үзеннән элек ахирәткә җибәргән һәм үзеннән соң калдырган эшләрен белер.

:6

Ий адәм баласы, сине нәрсә алдады хөрмәтле булган Раббыңның нигъмәтләреннән өлешсез калырга, ягъни җәннәткә кермичә җәһәннәмгә керергә сине нәрсә мәҗбүр итә.

:7

Ул – Аллаһ сине хак кылды да, әгъзаларыңны төзәтте вә һәр әгъзаңны үлчәп төзеде.

:8

Сине нинди сурәттә кылырга теләсә шул сүрәттә кылды.

:9

Юк, алданмагыз, бозык эшне батыл гамәлне кылмагыз, бәлки сез кыямәтне һәм хисапны ялган дисез.

:10

Әлбәттә, шиксез, сезнең өстегездә сакчы фәрештәләр бардыр.

:11

Ул фәрештәләр Аллаһ хозурында хөрмәтлеләр, алар сезнең барча гамәлләрегезне язучылардыр.

:12

Сезнең кылган эшләрегезне бик яхшы белүчеләрдер.

:13

Тәхкыйк иман китереп изге гамәлләр кылган кешеләр, әлбәттә, җәннәттә төрле нигъмәтләр эчендәләр.

:14

Вә тәхкыйк Аллаһуга итагать итмәгән азгыннар, әлбәттә, җәһәннәмдәләр.

:15

Ул азгыннар җәһәннәмгә керерләр җәза көнендә.

:16

Вә алар җәһәннәмнән юк булып китмәсләр, һәмишә бар булып ґәзаб кылынырлар.

:17

Ул җәза көненең каты куркынычлы икәнлеген сиңа нәрсә белдерде?

:18

Моннан соң ул көннең каты куркынычлы икәнлеген сиңа нәрсә белдерде?

:19

Ул көндә һичкем һичкемгә ярдәм кылырга, файда итәргә кадир булмас, һәркем үз хәле белән мәшгуль булып кайгыда булыр. Ул көндә кешеләр өстеннән эш кылмак, хөкем йөртмәк фәкать Аллаһуга хас.