Бөтен Ислам китапханәсе

78 - The Tidings - An-Naba

:1

Мәккә мөшрикләре нәрсәдән сорашалар? Мухәммәд г-м кыямәт хакында сөйләгәч: "Мухәммәд нәрсә сөйли", – дип бер-берсеннән сораштылар".

:2

Алар олугъ кыямәт хәбәреннән һәм ахирәтнең барча хәленнән" хәбәр бирүче Коръәннән сорашалар.

:3

Кыямәт һәм Коръән хакында дөньядагы кешеләр төрле фикердәләр.

:4

Юк әле тыныч кына тормасыннар, кыямәткә һәм Коръәнгә ышанмауларының ахыры кайда барганын тиздән белерләр.

:5

Моның соңында тиздән белерләр ышанмаулары, кабахәт эш икәнлеген!

:6

Әйә җирне аларга торырга яраклы кылмадыммы.

:7

Дәхи селкенмәсен өчен тауларны җиргә кадак кылмадыммы.

:8

Дәхи сезне ирле-хатынлы итеп халык кылдык.

:9

Дәхи йокыны тәннәрегезгә истирахәт кылдык.

:10

Дәхи төнне сезгә пәрдә кылдык.

:11

Дәхи көндезне тереклегегез өчен кәсеп кылырга якты кылдык.

:12

Дәхи өстегездә җиде кат мәхкәм күкләрне бина кылдык.

:13

Дәхи бик яктыртучы һәм җылы бирүче кояшны халык кылдык.

:14

Дәхи болытлардан бере артыннан бере коелучы яңгыр суын иңдердек.

:15

Ул су белән төрле икмәк орлыкларын вә төрле үләннәрне.

:16

Вә агачларны, бер-берсенә уралып үскән җимеш бакчаларын үстермәклегебез өчен.

:17

Тәхкыйк хакны батылдан аера торган көн сәваб вә ґәзаб вәгъдә ителгән көндер.

:18

Бер көнне сурда өрелер дә, хисаб өчен төркем-төркем булып килерсез.

:19

Күк ачылыр да, анда ишекләре булыр.

:20

Дәхи таулар йөртелерләр, тузган тузан кеби булырлар.

:21

Тәхкыйк җәһәннәм үтә торган юл булды (Җәннәткә керәсе кешеләр дә җәһәннәмне күреп үтерләр).

:22

Ул җәһәннәм хактан качып азганнарга тора торган урын булды.

:23

Алар җәһәннәмдә күп заманалар торырлар.

:24

Алар анда салкын рәхәтлекне һәм яхшы эчемлекне татымаслар.

:25

Мәгәр кайнар яман суны һәм җәһәннәм кешеләренең тәннәреннән аккан сары суны эчәрләр.

:26

Бу җәза аларга гөнаһларына күрә тиешле җәза итеп бирелде.

:27

Тәхкыйк алар кыямәттә булачак хисабны көтми һәм ышанмый иделәр.

:28

Дәхи Безнең аятьләребезне ныклап ялганга тоталар иде.

:29

Вә һәрнәрсәне санадык өммүл китапта язып.

:30

Татыгыз ґәзабны ґәзабка мөстәхыйк кешеләр, сезгә, әлбәттә, ґәзабтан башканы арттырмабыз.

:31

Котылу һәм өстенлек, әлбәттә, Аллаһудан куркып гөнаһлардан сакланучы тәкъва мөэминнәргәдер.

:32

Дәхи аларга җимеш бакчалары һәм йөземнәр.

:33

Дәхи аларга яшьтәш булган яшь кызлар.

:34

Дәхи эчемлекләр тутырылган савытлар.

:35

Алар анда буш сүзне һәм ялган сүзне ишетмәсләр.

:36

Раббыңнан изге гамәлләре өчен җәзадыр, мәңгелеккә җитәргә хисаплап бирелгән бүләктер.

:37

Ул Раббың җир вә күкләрнең, дәхи җир илә күкләр арасында булган нәрсәләрнең Раббысыдыр, рәхмәтенә һәрнәрсәне сыйдыргандыр. Хисаб көнендә кешеләр бер-берсенә дәшергә, бер кирәк сүзне әйтергә кадир булмаслар.

:38

Хисаб көнендә Җәбраил г-м һәм башка фәрештәләр сафта тезелеп торырлар, сөйләшмәсләр, мәгәр Аллаһ изен биргән яки дөньяда чакта Аллаһ риза булырдай яхшы сүзләрне сөйләгән кеше генә сөйләр.

:39

Бу көннең булачагы, әлбәттә хак, теләгән кеше үзенә тәүбә истигъфар һәм итагать белән Аллаһуга кайта торган юлны алыр.

:40

Тәхкыйк сезне куркыттык якын һәм хак булган кыямәт ґәзабы белән, ул көндә һәркем үзеннән алда җибәргән гамәл дәфтәренә карар, Коръәнне инкяр итүче яки аның илә гамәл кылмаучы кәфер әйтер: "Әгәр мин туфрак булсамчы", – дип. (Хисаб, хөкем соңында Аллаһ хайваннарны туфрак итәр. Кәферләр дә үзләренең туфрак булуларын теләрләр, ләкин туфрак" була алмаслар.)