Бөтен Ислам китапханәсе

56 - The Inevitable - Al-Wāqi`ah

:1

Әгәр вакыйга булачак кыямәт хәле вакыйга булса,

:2

ул кыямәтнең вакыйга булуын ялганлаучы була алмас.

:3

Ул кыямәт Дөньяда тәкәбберләнеп динсез яшәгән кешеләрне түбән төшерүче вә Аллаһудан куркып түбәнчелек белән тотып яшәгән хак мөэминнәрне бөек дәрәҗәгә күтәрүчедер.

:4

Әгәр җирне каты хәрәкәтләндерү илә хәрәкәтләндерсә,

:5

вә таулар каты тетелү илә тетелсәләр

:6

алар чәчелгән тузан кеби булырлар.

:7

Вә сез өч төрле сыйныф булырсыз.

:8

Бер сыйныф уң тараф кешеләредер, уң тараф кешеләренең җәннәтләрдә хәлләре ни хуш яхшыдыр.

:9

Вә икенче сыйныф сул тараф кешеләрдер, сул тараф кешеләрнең хәле җәһәннәмдә ни ямандыр.

:10

Дәхи бер сыйныф кешеләре яхшылыкта алга чыгучылардыр, ягъни Коръән белән гамәл кылып яхшылыкта һәрвакыт алда булырлар.

:11

Әнә шул кешеләр Аллаһуга якын вә хөрмәтле

:12

Алар нигъмәт белән тулган җәннәтләрдәдер.

:13

Ул Аллаһуга якын кешеләр әүвәлге кавемнәрдән бер җәмәгатьтер.

:14

Дәхи соңгы кавемнәрдән аз гына бардыр.

:15

Алтын көмеш вә җәүһәр белән тукылган диваннарда.

:16

Бер-берсенә каршы булыр ул диванга таянган хәлләрендә.

:17

Алар тирәсендә хезмәт белән әйләнерләр мәңге яшь булгучы егетләр.

:18

Тоткасыз кәсәләр вә борынлы комганнар һәм агып торган эчемлекләр тутырылган кәсәләр белән.

:19

Ул эчемлекләр эчүдән башлары һич авыртмас һәм исермәсләр.

:20

Вә алар тели торган җимешләр белән.

:21

Вә аларның ашарга теләгәне кош итләре белән килерләр.

:22

Дәхи кара вә зур күзле кызлар белән бергә булырлар.

:23

Ул кызлар тезелгән энҗе дәнәләре кебиләрдер.

:24

Бу нигъмәтләр кылган гамәлләренең җәзасыдыр.

:25

Алар җәннәттә буш сүзләрне вә гөнаһлы сүзләрне ишетмәсләр.

:26

Мәгәр сәлам бирешкән тавышны гына ишетерләр.

:27

Инде уң тараф кешеләре – нинди яхшы уң тараф кешеләренең хәле.

:28

Чәнечкесез сәдер агачлары астында.

:29

Вә җимешләре астан өскә хәтле тезелгән хуш исле банан агачлары арасында.

:30

Вә даимән булучы күләгәдә.

:31

Вә даимән һәр тарафка агып торучы суда.

:32

Вә бик күп җимешләр эчендә.

:33

Ул җимешләр киселмәсләр агачтан (бетмәсләр) вә җимешләре җәннәт кешеләре өчен һич тыелмаслар.

:34

Вә кабартылган йомшак түшәкләрдә булырлар.

:35

Без аларның дөньядагы хатыннарын икенче итеп халык кылдык.

:36

Аларны яшь кызлар кылдык.

:37

Ирләрен сөюче татлы сүзлеләрдер, барчасы да яшьләр, җәннәт кешеләре бар да утыз өч яшьтә булырлар.

:38

Бу зекер ителгән нәрсәләр уң тараф кешеләре өчен хәзерләнде.

:39

Ул уң тараф кешеләре әүвәлге кавемнәрдән бер төркем җәмәгатьләрдер.

:40

Вә соңгы кавемнәрдән бер төркем җәмәгатьтер.

:41

Вә сул тараф кешеләре, ул сул тарафларның хәле нинди яман, нинди авырдыр.

:42

Алар эссе җилдә вә кайнар суда.

:43

Кара төннән булган күләгәдә.

:44

Ул күләгә салкынча түгел һәм файдалы да түгел.

:45

Тәхкыйк алар дөньяда вакытта нигъмәт ияләре булып азган иделәр.

:46

Вә алар олугъ гөнаһка, ягъни ширеккә даимчелек кыла иделәр.

:47

Дәхи әйтәләр иде: "Без әгәр үлеп сөяк булсак вә череп туфрак булсак, яңадан терелербезме.

:48

Дәхи безнең борынгы бабаларыбыз да терелеп кубарылырлармы? Бу эш була торган түгел", – дип.

:49

Әйт: "Әлбәттә, борынгылар да һәм ахыргы кешеләр дә.

:50

Барчалары да мәгълүм кыямәт көнендәге билгеләнгән урынга җыелырлар.

:51

Соңра сез азып адашучы ялганчы кешеләрсез.

:52

Әлбәттә, Заккум агачының ачы вә чәнечкеле җимешләрен ашаучысыз.

:53

Шул ачы җимешләр илә карыннарыгызны тутыручысыз,

:54

вә аның өстенә эчәрсез бик кайнар суны.

:55

Ул суны бик каты аңкыганлыктан комсызланып (сусаган дөяләр кебек) эчәрсез.

:56

Бу ачы җимеш белән кайнар су кыямәт көнендәге аларның сыедыр.

:57

Сезне Без халык кылдык, Безнең тергезеп хөкем итү эшебезне тәсъдыйк кылмассызмы ышанмассызмы?

:58

Беләсезме хәбәр бирегез хатыннарыгызның бала ятагына салган суыгызны.

:59

Кеше итеп халык кылучы сезме, әллә аларны халык кылучы Безме?

:60

Без сезнең арагызда үлемне билгеләдек, вә Без гаҗизләнүче, аптыраучы түгелбез.

:61

Сезне һәлак итеп урыныгызга сездән яхшыракны алыштырырга, вә сезне үзегез белмәгән сурәтләргә алыштырырга гаҗиз түгелме.

:62

Тәхкыйк сез әүвәлге халык ителүне беләсез бит, һич юктан халык кылдык, шуны уйлап фикерләп карасагызчы!

:63

Әгәр белсәгез чәчкән игеннәрегездән хәбәр бирегез!

:64

Сезме аларны үстерәсез, әллә Безме үстерүче?

:65

Әгәр теләсәк, ул игеннәрне коры кау яки башаксыз коры салам кылыр идек, ул вакытта бик каты кайгыручылардан булыр идегез.

:66

Вә: "Гөнаһыбыз сәбәпле җәзаланабыз,

:67

Бәлки моннан соң безгә Аллаһуның рәхмәте һич тә булмас инде", – дияр идегез.

:68

Әгәр белсәгез, эчә торган суларыгыздан хәбәр бирегез!

:69

Ул суны болыттан сез иңдердегезме, әллә ул суны иңдерүче Безме?

:70

Әгәр Без теләсәк, ул суны эчәргә яраксыз итеп ачы кылыр идек, сез ни өчен шөкер итмисез?

:71

Әйә беләсезме, һәр көнне кабызып файдаланган уттан хәбәр бирегез!

:72

Ул утның агачын сез ясадыгызмы, әллә Безме аны бар итүче? Ягъни Ґәрәбстанда үсеп торган яшел агачтан сугып ут чыгаралар.

:73

Без ул утны халык кылдык ахирәт утын искә төшермәк өчен вә юлда йөрүчеләргә файдаланмак өчен.

:74

Олугъ булган Раббыңның исеме илә тәсбихләр әйт!

:75

Йолдызларның иңгән яки баеган вакытлары илә ант итәмен.

:76

Тәхкыйк ул ант бик олугъ анттыр, әгәр белсәгез.

:77

Тәхкыйк Аллаһудан вәхий ителгән нәрсә хөрмәтле Коръәндер.

:78

Ул Коръән Ләүхүл Мәхфуздагы китапта сакланмыштыр.

:79

Ул Коръәнне пакь булмаган кеше тотмас, мәгәр тәһарәтле пакь кеше генә тотар.

:80

Барча галәмнәрне тәрбияләүче Аллаһудан иңдерелмештер.

:81

Әйә сез ошбу Коръән белән гамәл кылудан ялкауланасызмы, андагы Аллаһ хөкемнәрен җиңелгә саныйсызмы?

:82

Тәхкыйк Коръәнне ялганга тотуыгызны үзегезгә өлеш кыласыз. Ягъни һәр нигъмәтне Аллаһудан дип белмисез, бәлки тәбигатьтән һәм үзебездән дисез.

:83

Әгәр үлемгә хәзерләнгән кешенең җаны бугазына җитсә,

:84

сез шул вакытта аңа карап сорарсыз.

:85

Ул кешенең хәлен белү өчен сезгә караганда Без белем вә кодрәтебез белән аңа якынракбыз, ләкин ул кешегә килгән хәлне сез белмисез һәм күрмисез.

:86

Әгәр Безнең хозурыбызда хөкем ителми торган булсагыз, ягъни кешенең үлеме Аллаһудан түгел, үләбез дә бетәбез дисәгез.

:87

Ул кешене үлемнән коткарып дөньяда яшәү өчен кире кайтарыгыз, әгәр Аллаһудан башка эш кыла алабыз дигән сүзегез дөрес булса!

:88

Әгәр ул үлгән кеше Аллаһуга якын кешеләрдән булса,

:89

аңар рәхәтлек вә хуш исле гөлләр арасында яхшы нигъмәтләр вә нәґим җәннәтедер.

:90

Әмма уң тараф кешесе булса.

:91

Сиңа җәннәттәге уң тараф юлдашыңнан сәламдер.

:92

Әгәр ул үлгән кеше Коръәнне вә пәйгамбәрне ялган диюче адашкан кеше булса,

:93

аның сые җәһәннәмнең кайнар суыннандыр.

:94

Вә җәһәннәм утының яндыруыдыр.

:95

Тәхкыйк бу зекер ителгән нәрсәләр якын булган хактыр.

:96

Олугъ булган Раббыңның исемен мактап тәсбих әйт!