104 - The Traducer - Al-Humazah
:1
Үкенеч вә һәлакәтлектер һәрбер сүз йөртүче гайбәтчегә.
:2
Ул гайбәтче нинди юл белән булса да мал җыйды вә ул малны тиешле урынына бирмичә, саранлык белән яшереп саклады.
:3
Тәхкыйк ул гайбәтче саран, малы аны дөньяда мәңге калдырыр дип уйлыйдыр.
:4
Юк, үз башыңа бәла булган малына таянмасын, ул әлбәттә, җәһәннәм утына ыргытылыр.
:5
Сиңа ул хөтамәне нәрсә белдерде?
:6
Ул Аллаһуның кыздырылган утыдыр.
:7
Ул ут йөрәккә төшәр, эчке әгъзаларны да көйдерер.
:8
Тәхкыйк, ул ут аларга ишекләре бикләнеп мәхкәм (нык) кылынгандыр.
:9
Уттан булган озын баганалар белән.